Жизнь автономии

Бүген Сочи шәһәренең татар милли

Бүген Сочи шәһәренең татар милли — мәдәни автономиясе үзенең 28-нчы туган көнен билгели. Безнең автономия 1994 елда оештырылды. Хәзерге вакытта 300 дән артык Русиянең төрле төбәкләреннән килгән ватандашларыбыз автономиягә кушылганнар. Сочида атна саен очрашулар үткәрелә. Берничә тематик чат бар: мәгълүмат, аралашу өчен чат, спорт, яшьләр, концерт, хәйрия.

Сочида татар автономиясенең эшчәнлеге якташлары белән элемтәләрне саклап калу кысаларыннан чыгып тора. Безнең вәкилләребез актив социаль-мәдәни эш тә алып баралар.

Хөрмәтле дуслар!
Автономиябезне чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Алынган кыйммәтле тәҗрибә һәм югары эш нәтиҗәләре елдан-ел яхшырак булсын, яңа дуслар барлыкка килсен. Бергә эшләү дәверендә без сезнең белән чын гаиләгә әйләндек һәм күп нәрсәгә бергә ирештек. Безнең оешмабызга тотрыклылык, яңа горизонтлар, казанышлар, күтәрелешләр һәм җиңүләр телисе килә! Без киләчәккә зур өметләр баглыйбыз! Бәйрәм белән!Автономиябез үссен, ныгысын!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *