Жизнь автономии

Без — татарлар

Без — татарлар
Без — татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без — татарлар!

Татар исемен без

Иң-иң озак йөрткән бер халык.

Без — татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без — татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде!

Без — татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без — татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

Без — татарлар!

Бик күп татарларның

Барын бергә җыйган татарлар.

Йә,әйтегез, җирдә

Бездән көчле,

Бездән эшчән нинди татар бар?…

Без — татарлар!

Болгар татарлары,

Себер татарлары,

Нугай татарлары,

Мишәр татарлары,

Типтәр татарлары,

Керәшен татарлары,

Тагын бик күп,бик күп татарлар.

Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле, төрле җирдә яшәсәк тә,

Тик бер генә туган телебез,

Тик бер генә туган илебез — 

Татарстан!

Гәрәй Рәхим

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *